Йә, бер җырла әле! Сыкрау түгел…

Йә, бер җырла әле! Сыкрау түгел,
Моң агылсын. Бәгырьләрне телеп.
Хәл калмады инде. Күз калмады
Җан ярасы саен ямау тегеп…

Калтыранам салкын сүзләреңнән.
Кайтавазы һаман арттан бара:
» Үксез бала түгел, мин җыр сатам!
Мин… җыр сатам! Йә, кайсыгыз ала?!»

Җыр сатыла. Моң сатыла. Сүз сатыла.
Анысы нәрсә?!. Җан сатылган заман.
Җансыз калган күләгәләр- көтү!..
Көтү китә. Иярәлмим. Калам!

Көтү белән йөрми җирдә бүре.
Бөркет сайлый салкын кыяларны!
… Уч төбенә сыяр Дюймовочка
Сезнең дөньягызга сыялмады!..

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт